12 ноябрь 2025 материаллары
-
Яңалыклар
Рентген ясагандагы радиациянең дә яман шеш китереп чыгаруын ачыклаганнар
Рентген ясаганда организмга эләккән бик аз күләмдәге радиация дә яман шеш китереп чыгарырга мөмкин.
-
Яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект кысаларында сигез елда 1,7 мең километр юл ремонтланган
Татарстанда илкүләм проект кысаларында 2017 елдан 2024 елга кадәр 1,7 мең километр автомобиль юлы норматив хәлгә китерелгән.
-
Яңалыклар
Татарстанда социаль юл йөрү билетларына яңа тарифлар булачак
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карар проекты әзерләде, анда 2026 елга социаль һәм балалар социаль юл йөрү билетларын тулыландыру бәясен билгеләргә тәкъдим ителә. Хәзерге вакытта проект коррупциягә каршы экспертиза уза.
-
Җәмгыять
Резервчыларны ни өчен җыялар?
Мобилизация түгел бу! Татарстан Хәрби комиссариаты социаль челтәрләрдә резервчылар турында йөргән имеш-мимешләргә ачыклык кертте.
-
Рәшит Фәтхрахманов
Трамп Сүриягә уңыш тели
Дүшәмбедә Сүрия лидеры Әхмәд әш-Шәраа Вашингтонда Трамп белән очрашты.
-
Җәмгыять
«Сыер көндәлеге»ндә ниләр бар?
2022 елның сентябрендә шундый көндәлек башлаган булганмын икән. Яшүсмер чакта көндәлекләр белән шактый мавыгып алсам да, яшь барган саен ул гадәт юкка чыккан иде.
-
Яңалыклар
Урта һөнәри уку йортлары арасында татар теленнән беренче бәйге уза
Татарстанда урта һөнәри уку йортлары арасында татар теленнән олимпиада булдырылды. Тәүге бәйгедә 47 уку йортыннан студентлар белемнәрен сыный. Җиңүчеләрне 14 ноябрьдә КФУда бүләкләячәкләр.
-
Җәмгыять
«Ватаным Татарстан» газетасы хат ташучыларга багышланган марафонга йомгак ясады
Бүген Казан «Өчпочмак» музей йортында октябрь аенда «Ватаным Татарстан» газетасы уздырган «Почтальон_ВТ» марафонына йомгак ясау чарасы узды. Тантаналы чарага республиканың 10 район-шәһәреннән катнашучы килде.
-
Яңалыклар
Магнит давылы аркасында техника эшендә өзеклекләр чыгу куркынычы турында кисәттеләр
Белгечләр, магнит давылы котырган бер мәлдә, техника эшендә кайбер өзеклекләр килеп чыгуны көтә.
-
Җәмгыять
Чепья авылының уңыш сере нидә?
Яши белеп яшиләр. Соңгы елларда Балтач районының Чепья авылында эшмәкәрлек кабат чәчәк ата. Яңа сарайлар төзелә, терлекләр саны арта, төрле цехлар, кибетләр ачыла. Уңыш сере турында халыкның үзеннән сорадык.
-
Яңалыклар
Татарстанда сеңлесен үтергән хатын-кызны тоткарлаганнар
Кукмара районында яшәүче өлкән яшьтәге хатын-кызны сеңлесен үтерүдә шикләнеп тоткарлаганнар.
-
Яңалыклар
Үпкә ялкынсынуы белән авыручылар 2 тапкыр диярлек арткан
Илебездә үпкә ялкынсынуы белән авыру очраклары кинәт арткан. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш пульмонологы Сергей Авдеев “РИА Новости” хәбәрчесенә шул хакта белдергән. 10 ел элек бу күрсәткеч 2 тапкыр диярлек кимрәк булган.
-
Җәмгыять
Комбайн, трактор йөртүче хатын-кызлар: «Эшнең ирнеке, хатынныкы юк аның!»
-
Яңалыклар
Кече һәм урта бизнес компанияләре МАХ партнерлары платформасына тоташтырылачак
Кече һәм урта бизнес компанияләре хәзер илебезнең МАХ мессенджеры партнерлары өчен булдырылган платформага тоташа алачак.
-
Яңалыклар
Татарстанда «отышлы бәядән» фатир алырга ярдәм итүче хатын 360 миллион сум урлаган
Чаллы шәһәре суды 46 яшьлек Альбина Гладкованы 167 мошенниклык очрагы буенча гаепле дип таныган. Хатын-кыз Җинаять кодексының 159 статьясындагы 2-4 өлешләре буенча хөкем ителгән, дип яза “KazanFirst”.